Чыгу урыны һәм вакыты

1944 елның октябреннән 1958 елга кадәр Казанда татар телендә нәшер ителә.

ВКП(б) ҮКның «Татарстан партия оешмасында масса-политик һәм идеология эшенең торышы һәм аны яхшырту чаралары турында» 1944 ел 9 август карары кабул ителгәннән соң оеша.

Юнәлеше

Идеологик эшнең теоретик һәм гамәли мәсьәләләре буенча материаллар һәм мәкаләләр басыла.

Мөхәррирләре — Г.Шәфыйков, И.Үзбәков, Ф.Мәхиянов һ.б.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2014. Т.4;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.