Тарихы

XVII йөз башында барлыкка килеп, 1700 елда бетерелгән Урай монастыре урынында нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда Урай, Урай-Монастырь, Троицкое, Богородское буларак та искә алына. Беренче агач чиркәү авыл нигезләнгән вакытта төзелә.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы удел (1797 елга кадәр – сарай) һәм дәүләт крәстияннары катлауларына бүленә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук балыкчылык, чыпта сугу, челтәр үрү, имән мичкәләр ясау тарала.

XX йөз башында Троица чиркәве (1864 елда төзелә), земство мәктәбе (1871 елда ачыла, 1920 елда 88 ир бала һәм 62 кыз бала укый), урман пристане, мануфактура кибете һәм 6 вак-төякләр кибете, Халык аеклыгы попечительлеге комитеты уку өе эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 3200 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Бәтке волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Лаеш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Балык Бистәсе, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Балык Бистәсе районында.

Хәзер – Троицкий Урай авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда «Пятилетка» колхозы оештырыла (беренче рәисче – А.Г.Люткин). 1958 елда аңа «9 гыйнвар» колхозы (Гремячка авылы) кушыла. 1969 елда хуҗалык «Береговой» совхозы итеп үзгәртелә (авылда үзәк утар урнаша, беренче директоры – Л.А.Миличихин).

А.И.Зимуров директор булып эшләгән чорда (1975–1984) совхоз алдынгы хуҗалыкка әверелә, авылда яшь гаиләләр өчен йортлар төзелә. Совхоз КПСС Үзәк Комитетының күчмә Кызыл байрагы белән бүләкләнә (1984).

2000 елдан авылда «Береговой» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли.

Халкы башлыча «Казан май комбинаты» ачык акционерлык җәмгыятедә, «Габитов» крәстиян-фермер хуҗалыгында (2011 елдан, мөгезле эре терлек үрчетү һәм симертү, сөт җитештерү) хезмәт куя.

Мәгариф һәм мәдәният

1937 елдан – башлангыч, 1938 елдан – җидееллык, 1960 елдан –счигезьеллык, 1987 елдан – урта, 2006 елдан тулы булмаган урта мәктәп эшли (биначсы 1987 елда төзелә) эшли. 1992 елда мәктәп каршында төбәкне өйрәнү музее оештырыла (нигезләүчесе – В.А.Николаева).

Мәдәният йорты (бинасы 1977 елда төзелә), китапханә (клуб бинасында), фельдшер-акушерлык пункты (2020 елдан яңа бинада), кәшәнә (2012 елдан, XX йөздә янган Троица чиркәве янәшәсендә төзелә), мәчет (2008 елдан) бар.

2019 елга кадәр балалар бакчачсы эшләп килә.

Авыл тирәсендә археология истәлекләре – Троицкий Урай авыллыгы (гомумболгар чоры), Троицкий Урай I (Имәнкискә культурасы, монголларга кадәрге болгар чоры), II һәм III (Имәнкискә культурасы) авыллыклары; Троицкий Урай I (Ананьино һәм Имәнкискә культуралары, монголларга кадәрге болгар чоры) II (Имәнкискә культурасы).

Күренекле кешеләре

А.В.Нечаев (1864–1915) – геолог, геология фәннәре докторы, профессор.

Халык саны

1782 елда – 1023 ир-ат;
1859 елда – 1549,
1897 елда – 1607,
1908 елда – 1801,
1920 елда – 1817,
1926 елда – 1685,
1938 елда – 1484,
1949 елда – 930,
1958 елда – 615,
1970 елда – 410,
1989 елда – 562,
2002 елда – 528,
2010 елда – 486,
2019 елда – 444 кеше (татарлар – 57%, руслар – 39%).