Кама елгасының уң кушылдыгы.

Озынлыгы 186,4 км, бассейнының мәйданы 4180 км2. Елга башы Кукмара районы Ятмас-Дусай авылыннан 1,4 км төньяк-көнчыгыштарак урман массивында, Саба, Теләче һәм Питрәч районнары территориясеннән ага; түбән агымы һәм тамагы Лаеш районы территориясендә.

Элек елга тамагы Ташкирмән һәм Макаровка авыллары янында була, хәзер Карадулат авылыннан түбәнрәк, елганың түбән агымы Куйбышев сусаклагычы сулары астында калган һәм суднолар йөрерлек Мишә култыгы хасил иткән.

Елга башының абсолют биеклеге 160 м, тамагыныкы – 53 м. Су җыелу мәйданы елга кушылдыклары, сыза һәм ерым үзәннәре белән бүлгәләнгән калкулыклы тигезлектән тора. Елга бассейны асимметрияле: уңъяк яр өлеше шактый зур. Үсемлекләр дөньясы, нигездә, караңгы ылыслы-киң яфраклы һәм киң яфраклы урманнардан, тугайлы болыннардан тора. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 17%. Сөрүле җирләр якынча 80%.

Мишә бассейны күп кенә урыннарда дүртенчел система яшендәге токымнар белән капланган Пермь системасы Казан һәм татар ярусы токымнарыннан тора. Су җыелу мәйданында рельефның карст формалары очрый.

Мишә бассейны өчен көлсу типтагы урман туфраклары (аксыл соры, кара соры), шулай ук кәсле-көлсу туфраклар хас. Елга үзәне трапециясыман, түбән агымында җиңелчә генә беленә; уңъяк сөзәклекләре, нигездә, текәрәк. Үзәннең киңлеге югары агымында 30 м дан түбән агымында 4-5 км га кадәр. Тугае киң, ике яклы, түбән агымда уйсулыклар, ерганаклар һәм элекке күлләр күп; тамак өлешендә елга өлешчә Куйбышев сусаклагычы сулары астында калган.

Мишә елгасының юлы бормалы, урыны-урыны белән болын һәм куакчыл үсемлекләр үскән утраулар (озынлыгы 15-65 м, киңлеге 20 м га, биеклеге 3 м га кадәр) хасил итеп тармаклана. Урта һәм түбән агымында киң плеслар (озынлыгы 0,2 дән 3 км га кадәр, киңлеге 15-40 м, тирәнлеге 2-5 м), аларда исә агым тизлеге 0,1-0,2 м/с тан артык түгел.

Елганың күп кенә урыннары сайлыклар белән катлауланган, аларда исә елга юлының киңлеге 10 м га кадәр, тирәнлеге 0,2-0,6 м, агым тизлеге 1-2 м/с. Мишә ярлары комсыл балчыклы һәм балчыксыл комлы туфрактан тора, урыны белән текә, биеклеге 2-4 м, Казкаш елгасы тамагы янында 10 м га кадәр. Башлыча, елга төбе тигез, борылмаларда чокырлар очрый.

Мишәнең 45 кушылдыгы бар, аеруча зурлары: Нысы (22,2 км), Нырсы (33,4 км) – сул; Казкаш (28,4 км), Кече Мишә (49,9 км), Тәмте (24,6 км), Кибәче (14 км), Норма (40 км), Сола (23 км), Шемелка (16,6 км) – уң кушылдыклар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,35 км/км2. Мишәнең туенуы катнаш, агым кар сулары, җир асты кушылдыклары, явым-төшемнәр исәбенә барлыкка килә.

Елга режимын күзәтүләр Питрәч районы Чыты (1932-1953) һәм Лаеш районы Рождествено (1932-1955), Обухово (1931-1959) авыллары янындагы гидрологик постта алып барыла. Хәзерге вакытта Питрәч авылы янында пост эшли (1959 елдан).

Гидрологик режим өчен ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегу чорлары хас, аларга еллык агымның 70% туры килә. Тигезлекнең уртача еллык тирбәнеше 7 м (максималь 9,8 м). Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 162 мм, ташу вакытында су катламы 113 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахыры – апрель башында башлана. Мишә ноябрь уртасында туңа. Кыш ахырына бозның калынлыгы 35-50 см га җитә.

Елга суының иң аз вакытында җир асты сулары белән туена. Бассейнының төрле урыннарында җир асты сулары белән туену модуле 0,5 тән 10 л/с·км2 ка кадәр. Җәйге корылыклар вакытында Мишәнең югары агымы һәм аның кушылдыклары тар инешләргә әйләнеп кибә. Суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы югары агымында 0,008 м3/с тан урта агымында, Теләче авылыннан түбәндәрәк 2,4 м3/с ка кадәр һәм түбән агымында (Питрәч районы Колай авылы янында) 6,2 м3/с. Елга тамагында суының уртача күпьеллык чыгымы 17,4 м3/с (1979).

Суы гидрокарбонат-сульфат-кальцийлы типта, язын йомшак (1,5-3 мг-экв/л), кышын һәм җәен каты (6-9 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 700-1000 мг/л.

Мишә бассейнында суның гомуми күләме 25,7 млн м3 һәм мәйданы 855 га булган 45 буа бар. Су ресурслары якынча 10 мең га га якын авыл хуҗалыгы җирләрен сугару өчен кулланыла.

Яр буйлары ял итү урыннары булып тора. Мишә – ТРның табигать истәлеге (1978). Аның уңъяк ярында «Иске тегермән» табигать истәлеге урнашкан.