Биографиясе

1879 елның 18 апреле, Акмола шәһәре – 1942 ел.

1890 елларда Себер кадет корпусында, Юрьев университетында, 1900–1902 елларда Кётен шәһәрендә (Германия) Югары техник мәктәптә укый.

1902 елдан Казанда, Алафузов заводларында оешкан социал-демократ түгәрәге җитәкчесе, РСДРПның Казан комитетын оештыручыларның берсе һәм аның әгъзасы.

1903 елда кулга алына һәм Көнчыгыш Себергә сөрелә; 1905 елда аннан кача, «Потёмкин» броненосецында баш күтәрүдә катнаша. 1907 елда Н.Н.Накоряков белән бергә Уфада легаль «Южный Урал» социал-демократ газетасын чыгара. Самарада, Мәскәүдә, Киевта, Одессада революцион эшчәнлек белән шөгыльләнә.

1917 елдан совет оешмаларында эшли.

1930 елларда Тверь округының Колхозлар союзы агрономы.

Бөек Ватан сугышы вакытында фашистлар тарафыннан атып үтерелә.

Әдәбият

Деятели революционного движения в России: От предшественников декабристов до падения царизма: Биобиблиографический словарь. М., 1931. Т. 5, выпуск 1.

Долгов Е.Б. Из истории казанскойсоциал-демократической организации в 1900–1903 гг. // Социалистический строй: Вопросы теории и исторического опыта. Казань, 1990.

Автор – Е.Б.Долгов