Биографиясе

1881 елның 15 октябре, Тверь губернасы, Весьегонск шәһәре — 1959 ел, Казан.

Казан университетының медицина факультетын тәмамлаганнан соң (1911), Байкал аръягында санитария табибе булып эшли.

1924 елдан Казан шәһәр сәламәтлек саклау бүлегендә.

1926 елдан Казан университетының медицина факультетында (1930 елдан Казан медицина институты), 1950–1956 елларда коммуналь гигиена кафедрасы мөдире.

Хезмәтләре яшәү тирәлеге гигиенасына һәм предприятиеләрдә, шул исәптән Казан һәм Кукмара аяк киеме фабрикаларында киез итек җитештерүчедә эшләүчеләрнең хезмәт шартларын, эш урыннарының яктыртылышын бәяләүгә, эндемик зоб этиологиясе һәм авыруны кисәтү мәсьәләләренә карый.

Медаль белән бүләкләнә.

Хезмәтләре                                 

Сравнение разных приборов для исследования освещённости // Вестн. Казан. института научн. организации труда. 1929. № 3; 

Содержание растворённого кислорода в воде р. Волга // Труды КГМИ. 1950. Т. 1, № 6.

Әдәбият                

Казанский государственный медицинский университет (1804–2004 гг.): Заведующие кафедрами и профессора: Биогр. словарь. К., 2004.