- РУС
- ТАТ
Физиолог, медицина фәннәре докторы (1935), СССР Медицина фәннәре академиясенең мөхбир әгъзасы (1952), РСФСРның атказанган фән эшлеклесе (1960)
1898 елның 27 октябре, Сембер губернасы Жаренки авылы – 1982 ел, Куйбышев шәһәре.
Казан университетының медицина факультетын тәмамлаганнан соң (1926), шунда ук, нормаль физиология кафедрасында, профессор Н.А.Миславский карамагында калдырыла.
1936–1977 елларда Куйбышев медицина институтының нормаль физиология кафедрасы мөдире, бер үк вакытта Куйбышев педагогика институтының физиология һәм психология кафедрасы мөдире, 1941–1945 елларда Куйбышев аптека идарәсендә ашказаны согы әзерләп чыгару лабораториясе мөдире, 1944–1945 елларда Хәрби-медицина академиясенең (Куйбышев шәһәре) физиология кафедрасы мөдире.
Хезмәтләре кан әйләнешен, сулыш алуны көйләүне, сулыш алу һәм йөрәк-кан тамырлары үзәкләренең бер-берсенә тәэсирен өйрәнүгә, мәни бизе (простата) һәм селәгәй бизе физиологиясенә карый.
«Сулыш алуны көйләү» («Регуляция дыхания») хезмәте И.П.Павлов исемендәге бүләккә (1948), «Имезүче хайваннарның сулыш алу үзәге һәм аның эшчәнлеген көйләү» («Дыхательный центр млекопитающих животных и регуляция его деятельности») хезмәте СССР Дәүләт бүләгенә (1952) лаек була.
Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Периферические или местные рефлексы. М., 1964.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.