Биографиясе

1926 елның 1 марты, Лаеш кантоны Балык Бистәсе авылы – 2005 елның 11 сентябре, Казан шәһәре.

Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң (1948 ел), Чита өлкә балалар йогышлы авырулары хастаханәсендә табиб булып эшли.

1950 елдан Чистай шәһәрендә участок табиб-педиатры.

1951–1986 елларда Казан медицина институтында, 1978 елдан госпиталь педиатриясе кафедрасы мөдире.

Республика пульмонология үзәген оештыручы (1982 ел).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре неонатологиягә, балаларда аллергик авыруларны кисәтү һәм дәвалауга карый.

Бүләкләре

Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Характер клеточного иммунного ответа при дизентерии у детей с аллергической изменённой реактивностью организма // Казан. мед. журн. 1976. № 2.