Биографиясе

1919 елның 27 августы, Киев шәһәре – 1993 елның 18 марты, Мәскәү.

1941 елда Киев медицина институтын тәмамлаганнан соң, 1942–1946, 1957–1973 елларда Казан ГИДУВында эшли, 1957 елдан 2 нче терапия кафедрасы мөдире; 1946–1956 елларда (бүленеп) СССР Медицина фәннәре академиясенең дәвалау туклануы клиникасында, Витаминология институтында, Бөтенроссия дару һәм хуш исле үләннәр фәнни-тикшеренү институтында (Мәскәү). 1973–1988 елларда СССР Сәламәтлек саклау министрлыгының Бөтенсоюз медицина мәгълүматы фәнни-тикшеренү институтында бүлек мөдире.

Тикшеренүләре

Хезмәтләре гастроэнтерологиягә, ашказаны җәрәхәтен, бавыр һәм үт юллары хроник авыруларын өйрәнүгә карый. Совет эндокрин гастроэнтерологиясенә нигез салучыларның берсе.

Хезмәтләре

Кора надпочечников и язвенная болезнь. Казань, 1967 (автордаш).

Болезни желудка. Казань, 1971 (автордаш).

Эндокринная система и желудок. Казань, 1973 (автордаш).

Фармакологические основы лечения болезней органов пищеварения. Москва, 1976.

Әдәбият

Памяти Оскара Самойловича Радбиля // Терапевт. архив. 1993. № 12.

Автор – В.Ф.Богоявленский