Архи... һәм грекчадан hiereus – дин әһеле. Кара: Епископ.

Архиерей төшенчәсе, башлыча, күплек санда кулланыла: «Рус православие чиркәве архиерейлары». Аерым архиерей турында сүз барганда аның дәрәҗәсе күрсәтелә: епископ, архиепископ, митрополит.

XIX йөз урталарына кадәр Казанда епархия архиерейлары гына була. 1854 елдан викар епископлар – епархия архиерейларының ярдәмчеләре билгеләнә башлый.