Элеккеге су юлында сакланып калган. Олы Чирмешән елгасының сулъяк яры тугаенда, Нурлат районы Каракүл поселогының көньяк-көнчыгыш чигендә урнашкан.

Су өслегенең мәйданы 1,5 га. Күләме 49 мең м3. Озынлыгы 480 м, иң зур киңлеге 30 м, уртача тирәнлеге 3 м.

Суы уртача минеральләшкән (281 мг/л), бик йомшак, гидрокарбонат-хлорлы-кальцийлы типта. Үтә күренмәлелеге 60 см.

Ял итү максатларында файдаланыла. ТРның табигать истәлеге (1978).