Чистайдагы Икенче кыз балалар гимназиясе бинасы. 1912–1914 еллар

Архитекторы П.И.Абрамычев, инженерлар Н.М.Андреев һәм В.А.Степанов. Хәзерге күренеше

1912–1914 елларда архитектор П.И.Абрамычев проекты буенча инженерлар Н.М.Андреев һәм В.А.Степанов катнашында неоренессанс формалары өстенлек иткән модерн стилендә төзелә.

Ике катлы кызыл кирпеч бина кварталның почмагын били һәм дүрт төп күләмнән тора. Урам якларга икенче каттагы аслы-өсле ике рәт тәрәзәле заллар һәм беренче каттагы симметрия күчәре буйлап ишекләр урнашкан төп күләмнәр карый. Аларга ян-яктан ике катлы, уку сыйныфлары урнашкан тәбәнәгрәк флигельләр терәлә. Турыпочмаклы тәрәзәләр өчәрләп төркемләнгән, тәрәзә асты диварлары кессоннар белән бизәлгән; бина почмакларында һәм тәрәзә төркемнәре арасында модульләрнең зур пилястралары, ә тәрәзә араларында тулы дорик ордерлы кече пилястралар урнаштырылган. Барлык фасадларны да антаблемент берләштерә.

1914–1917 елларда бинада пропорщиклар мәктәбе (юнкерлар училищесе) урнаша.

Әдәбият           

Свод памятников истории и культуры Республики Татарстан. Т. 1. Админстративные районы. К., 1999.                        

Автор  — Т.С.Чудинова