Эчтәлек

Классик архитектура элементлары белән борынгы рус формаларындагы эклектика стилендә һәм кирпеч салуның бизәлеш алымы белән төзелгән. Төзелеш император Николай II нең 1905 елның 17 апрелендә иске дин тарафдарларына храмнар төзергә рөхсәт биргән, дин тоту иреге турындагы Фәрманы басылганнан соң башлана.

Булачак храм өчен урынны Белокриницкий иерархиясенең иске дин тарафдарлары 1880 елларда алалар, 1905 елда ул рәсми рәвештә сәүдәгәр Е.И.Новикова җире булып санала. Булачак храмның бер өлешен 1880 елларда кирпечтән төзелгән склад бинасы тәшкил итә. 1909 елның сентябрендә чиркәү Белокриницкий иерархиясе җитәкчесе, Мәскәү һәм Бөтен Рус архиепискобы Иоанн (Картушин) белән Казан һәм Вятка епискобы Иосаф (Зеленкин) тарафыннан изгеләндерелә. 1930 елларга кадәр Иске дин тарафдарларының Покров чиркәве Рус православие иске дин тарафдарлары чиркәвенең Казан-Вятка епархиясе кафедраль соборы булып санала. 1931 елда ябыла, ТАССР Дәүләт архивы документлары саклагычы итеп файдаланыла. 1999 елда җәмгыятькә кайтарып бирелә; хәзерге вакытта яңарту эшләре бара.

Биш гөмбәзле, дүрт баганалы, өч нефлы, чаң манарасы ишек өстендә урнашкан чиркәү, планда төньяк һәм көньяк фасадлардагы барлык күләм чикләреннән чыгып торучы ике катлы урта квадрат өлеше чиркәүнең төп күләме булып саналган турыпочмаклы корылма. Көнчыгыш фасадта икенче каттагы апсидалы өскорма белән ян-якларда кыек түбә белән тоташкан квадрат янкормалар урнашкан. Бер катлы янкормалар һәм турыпочмаклы апсида күләме көнчыгыш фасадтагы биек аркалы биш тәрәзә (ян фасадларда берәр тәрәзә), икенче каттагы апсидалар — Көнчыгыш яктагы ике турыпочмаклы тәрәзә, Төньяк һәм Көньяктан берәр тәрәзә белән яктыртылалар. Вальмалы түбә йомык барабанга утыртылган гөмбәз белән очланган. Апсиданың уң почмагы биеклеге буенча дүрт яруслы төтен юлы морҗасы сузылган. Чиркәүнең эчке баскычлары һәм ян-яктагы янкормалар кергән сузынкы турыпочмаклы күләмнең көнбатыш фасадында, үзәктә яктылык тәрәзәле барабанга зур гөмбәз куелган ике яруслы, квадрат чаң манарасы калкып тора. Чиркәү болдыры ян-ягы аркалы зур цилиндрик баганалар өстендәге цилиндрик гөмбәзле түбәдән гыйбарәт. Чаң манарасының өченче ярусы ике вертикаль киртә белән өч өлешкә бүлгәләнгән киң, ярымтүгәрәк уем белән яктыртыла. Беренче каттагы төп күләмнең төньяк һәм көньяк фасадлары — биек аркалы дүрт тәрәзә, икенче, антресольле катта турыпочмаклы дүрт тәрәзә белән яктыртыла. Әлеге фасадлардагы ян ишекләрнең болдырлары көнбатыш фасадтагы төп ишектәге кебек төзелгәннәр. Бу фасадлар үзәк буенча очлаеп төгәлләнгән өч җәя сыман торык белән бизәлгәннәр. Төп күләм дүрт кыеклы түбә белән ябылган һәм 5 гөмбәз белән төгәлләнгән. Йомык барабаннардагы 4 почмак гөмбәзчекләре калку аркатура һәм каймаланган аркалы дүрт уем белән бизәлгән. Фасад диварлары киң калаклар белән бүлгәләнгән. Катларга су агызу өчен кәрнизләр куеп калдырылган. Бинаның җир асты каты бар.

Әдәбият

Республика Татарстан: Православные памятники (середина XVI — начало XX веков). К., 1998.

Авторлар — Е.В.Липаков, Х.Г.Надыйрова