Биографиясе

1897 елның 20 июле, Казан – 1975 елның 1 августы, шунда ук.

1923 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли, 1934–1974 елларда математический анализ кафедрасы мөдире.

Хезмәтләре математический анализ өлкәсенә, ортогональ функцияләр системалары һәм интегродифференциаль тигезләмәләр теориясенә карый.

Б.М.Гагаев тригонометрик функцияләр системасының дифференциаллау һәм интеграллау (даими тапкырлаучыларга кадәр төгәллек белән) нәтиҗәсендә шул ук функцияләр системасына китерелә торган бердәнбер ортогональ функцияләр системасы булуын исбатлый. Полигармоник функцияләр, интеграль һәм интегродифференциаль тигезләмәләр теориясен төзи һәм үстерә.

Бүләкләре

Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Интегральные уравнения. Казан, 1931;

О сходимости в банаховских пространствах // Успехи математических наук. 1948. Т. 3, № 5;

Единственность одной задачи сопряжения функций, удовлетворяющих эллиптическому уравнению // Ученые записки Казанского университета. 1956. Т. 116., № 1;

Ортогональные системы функций, производные которых также ортогональны. // Успехи математических наук. 1957. Т. 121, вып. 2.