Биографиясе

1806 ел, Казан — 1857 елның 21 феврале, шунда ук.

Казан университетының медицина факультетын тәмамлаганнан соң (1825), шунда ук, профессор Л.Л.Фогель карамагында фармакология репетиторы.

1828 елдан — инспектор ярдәмчесе.

1829–1833 елларда Петербург медицина-хирургия академиясендә. 1833 елдан — Казан университетында фармация укытучысы, 1837 елдан — гомуми терапия, фармакология һәм рецептура профессоры, 1845–1853 елларда — медицина факультеты деканы.

1831 елда Санкт-Петербургта ваба эпидемиясен бетерүдә катнаша.

Хезмәтләре шифалы суларны өйрәнүгә, дару матдәләре химиясенә карый.

Хезмәтләре

Очерки фармакохимии для руководства в преподавании. К., 1838.