Биографиясе

1855 елның 28 июле, Сембер губернасы Буа шәһәре — 1913 елның 30 апреле, Казан.

1874 елда Казан университетына укырга керә, 1877 елда Петербург медицина-хирургия академиясенең 3 нче курсына күчә. Академияне тәмамлаганнан соң (1880), профессор Е.И.Богдановскийның госпиталь хирургиясе клиникасында эшли (1880–1884).

1885 елда 30 нчы резерв батальонында кече табиб.

1886 елдан мохтаҗлар өчен Мария хастаханәсенең (Санкт-Петербург) хирургия бүлегендә; 1889 елдан — мөдир.

1895 елдан Тифлис хәрби госпиталенең хирургия бүлегендә консультант.

1897 елдан Казан университетының госпиталь хирургиясе кафедрасында, профессор (1904).

Хезмәтләре ларинготомиягә, корсак куышлыгындагы үтәли яраларны, перитонитны дәвалауга, медицина тарихына карый.

Хезмәтләре

О клиническом изучении хирургии // Врач. 1897. № 36;

Пересадка кожного лоскута шеи в полость рта при рубцовом сведении челюстей в области межчелюстной складки // Тр. 2 съезда рос. хирургов. М., 1901;

К симптоматологии и оперативному лечению обширных межуточных и осумковывающих кишечник соединительно-тканных образований при хроническом перитоните // шунда ук. С. 104–108.

Әдәбият  

Епифанов Н.С. Иван Александрович Праксин // Казан. медицина журн. 1982. № 2.