Биографиясе

1837 елның 24 мае, Пенза шәһәре — 1885 елның 20 мае, Казан.

Казан университетының медицина факультетын тәмамлаганнан соң (1859), шунда ук, анатомия кафедрасында, 1863 елдан патологик анатомия кафедрасында эшли, профессор (1868).

Россиядә санитария-профилактика эшен, җәмәгать һәм земство медицинасын оештыруга ярдәм итә.

Хезмәтләре корсак тифы, уремия, туберкулёз авыруларының патологик анатомиясенә, санитариягә карый.

1870–1874, 1879–1884 елларда Казан университеты каршындагы Табибләр җәмгыяте белән җитәкчелек итә.

Хезмәтләре  

К учению об уремии // Уч. зап. Казан. университета. 1862. Вып. 2;

Очерки исследований, произведённых в патолого-анатомическом кабинете Казанского университета в 1866–67 акад. году // Уч. зап. Казан. университета. 1867. Т. 3, вып. 516;

 Об отравлении мышьяком с патолого-анатомической стороны // Протоколы Об-ва врачей г. Казани. 1871. № 3.

Әдәбият  

Фирсов Н.Н. Пионер социальной медицины в Казани // Социальная гигиена. 1928. № 4.