Биографиясе

1901 елның 22 декабре, Таврия губернасы Геническ шәһәре — 1978 елның 4 ноябре, Казан.

Казан университетының медицина факультетын тәмамлаганнан соң (1927), Лаеш районында табиб һәм берләштерелгән диспансер мөдире булып эшли. 1929 елдан Цивильск шәһәре (Чуаш АССР) туберкулёз диспансеры табибе һәм мөдире.

1931–1951 елларда Казан ГИДУВында: 1938 елдан директор урынбасары, 1939–1942 елларда, 1944–1951 елларда ректор. Бер үк вакытта, 1942–1944 елларда, Казан шәһәр сәламәтлек саклау бүлеге мөдире.

1951 елдан Казан медицина институтының госпиталь терапиясе кафедрасында, 1970 елдан эчке авырулар кафедрасы доценты.

Хезмәтләре ашказаны-эчәк тракты авыруларын, Банг авыруын, гиперацид гастритлар һәм ашказаны ялкынсынуын; балалар үлеме сәбәпләрен өйрәнүгә карый.

Бүләкләре

Кызыл Йолдыз, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Из деятельности Цивильского туберкулёзного диспансера // Вопр. туберкулёза. 1930. № 5/6;

Рентгенотерапия хронического гриппа // Казан. медицина журн. 1937. № 3 (автордаш).

Әдәбият  

Павлухин Я.Г. История медицины Татарстана в лицах. К., 1997.