Эшче, крәстиян һәм кызылармияче депутатларның Казан шәһәр советы, аннан соң РКП(б)ның Казан губкомы органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1918 елның 10 декабреннән 1919 елның 23 сентябренә кадәр Казанда рус телендә нәшер ителә, барлыгы 200 саны чыга.

Крәстияннәргә һәм кызылармиячеләргә бушлай таратыла.

Җаваплы мөхәррирләре А.Барщевский, Ю.Мальцев. Атаклы Казан журналистлары В.Я.Введенский, П.А.Радимов, Ю.А.Фемидин, шагыйрьләр С.Оков, П.Н.Ионов, А.Бамунер актив язышалар.

Адмирал А.В.Колчак армиясе һөҗүме башлангач, 1919 елның 19 апреленнән газета чыгудан туктый.

Редакция хезмәткәрләре Көнчыгыш фронтның 2 нче армиясе тарафыннан чыгарыла торган «Красный воин» газетасы редакциясенә күчерелә.

1919 елның маенда «Бедняк» газетасы яңадан чыга башлый.

Юнәлеше

Газетта Совет хакимиятенең декретлары, карарлары, өндәмәләре, РКП(б)ның 8 нче съезды материаллары басыла.

«Бедняк» хөкүмәтнең аграр һәм азык-төлек тармагы сәясәте, ярлылар комитетлары эше, хәрби техника яңалыклары белән таныштыра, Кызыл Армиягә ярдәм итәргә өнди.

Рәсми документлардан тыш, илнең эчке һәм халыкара тормышы турындагы материалларга да урын бирелә.

Төп рубрикалары: «Хезмәт дөньясында», «Авыллар буйлап», «Кызыл Армия тормышы», «Партия тормышы», «Халык хуҗалыгы», «Яктылыкка һәм белемгә таба».

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2008. Т.1;

Литвин А.Л. Из истории борьбы местной печати за победу на Восточном фронте в 1918-1919 гг. // Из истории местной периодической печати. Казань, 1960;

Насыров Т.М. Октябрь и печать Татарии. Казань, 1975;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – Г.Р.Заманова