- РУС
- ТАТ
физиолог, медицина фәннәре докторы (1976), профессор (1979), ТАССРның атказанган фән эшлеклесе (1989)
1931 елның 17 ноябре, Мари автономияле өлкәсенең Таулы Мари кантоны Юрино авылы — 2007 елның 9 октябре, Казан.
Профессор А.В.Кибяков шәкерте.
Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң (1955), шунда ук эшли (бүленеп: 1958–1960 елларда Калинин медицина институтында), Үзәк фәнни-тикшеренү лабораториясе мөдире (1961–1962), биология кафедрасы мөдире (1977 елдан), проректор (1983–1995).
Хезмәтләре мускул җепселләренең мембраналы потенциалын нейротрофик күзәтүләргә карый.
«Нерв-мускул элемтәләре физиологиясе» («Физиология нервно-мышечной передачи») хезмәте өчен ТРның Дәүләт бүләге бирелә (1995). «Почёт билгесе» ордены белән бүләкләнә.
О механизме действия серотонина на функцию мионевральных синапсов у лягушек // Физиол. журн. СССР им. Сеченова. 1969. Т. 55, № 5;
Исследование механизма блокирования передачи возбуждения с нерва на скелетную мышцу при непрямом, редком раздражении // Нейрофизиология. 1977. № 1;
Особенности функционального состояния электрогенной мембраны мышечного волокна портняжной мышцы лягушки в условиях нарушения аксоплазматического транспорта // Биол. науки. 1978. № 2.
Профессор Герман Иванович Полетаев // Казан. медицина журн. 1992. № 1.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.