Эчтәлек

Урта гасырларның болгарлар шәһәре калдыклары (кара Биләр).

Беренче тапкыр Биләр шәһәрлеге XVIII йөздә Н.П.Рычков һәм В.Н.Татищев тарафыннан тасвирлана, XIX йөздә М.С.Рыбушкин, А.И.Артемьев, И.А.Износков, В.Г.Казаринов һ.б. тикшерә. Шәһәрлек мәйданында табылган әйберләрдән мул коллекция туплана. Биләр шәһәрлегендә 1915—1916 елларда П.А.Пономарёв һәм М.Г.Худяков археологик казу эшләре алып бара, 1928 елда бу эшне А.С.Башкиров дәвам итә.

1967 елдан Биләр шәһәрлегендә А.Х.Халиков планлы тикшеренү эшләре башлап җибәрә, соңрак аларны Ф.Ш.Хуҗин һ.б. дәвам итә.

Биләр шәһәрлеге тигез җирдә урнашкан, мәйданы төньяктан Балынгуз тавына килеп тоташа. Биләр шәһәрлегенең ике сызык булып сузылган тышкы һәм эчке ныгытмалары булган. Тышкы ныгытмаларның озынлыгы 10 км дан артып китә (урлар һәм чокырлар), эчкесенеке 5 км чамасы (шулай ук урлар һәм чокырлар). Тышкы шәһәрнең мәйданы — 490 га, эчкесенеке — 130 га. Заманында үзәге (цитадель) бүрәнәдән салынган диварлар белән әйләндереп алынып, эчендә ак таш мәчет, кирпеч биналар, саманнан төзелгән тораклар, зират һ.б. булган. Эчке шәһәрдә гади өйләр, һөнәрче остаханәләре калдыклары да очрый (тимер эретү-эшкәртү, бакыр эретү-кою, сөяктән, пыяладан кирәк-ярак ясау остаханәләре һ.б.). Шәһәр тышында да өйләр белән остаханәләр күп булган, анда шулай ук зур-зур каберлекләр дә табыла (кайберләренең мәйданы 20-30 га га җитә). Чүлмәкчеләр бистәсе дә шәһәр тышында урнаша, анда ике катлы чүлмәк яндыру мичләре табыла.

Табылдыкларның муллыгы шәһәрнең Шәрекъ, Көнбатыш илләре, Балтыйк буе, Русь белән сәүдә алып баруы хакында сөйли.

Шулай ук кара Биләр тарих-археология һәм табигать музей-саклаулыгы.

Әдәбият   

Шпилевский С.М. Древние города и другие булгаро-татарские памятники в Казанской губернии. К., 1877;

Смирнов А.П. Волжские булгары. М., 1951;

шул ук. Культура Биляра. Булгарские орудия труда и оружие X-XIII вв. М., 1985;

Хузин Ф.Ш. Великий город на Черемшане. Стратиграфия. Хронология. Проблема Биляра-Булгара. К., 1995.

Автор — Ф.Ш.Хуҗин