Эчтәлек

Крәстияннәр продразверстка авырлыгына һәм азык-төлек отрядларының башбаштаклыгына карата ризасызлык белдерәләр.

«Сәнәкчеләр» фетнәсе Минзәлә өязенең Яңа Алан авылы халкы чуалышыннан башланып китә. 4 февраль көнне авылга Минзәлә өязенең азык-төлек комитеты вәкиле Пудов җитәкчелегендә 35 кешедән торган азык-төлек отряды килә. Крәстияннәрдән продразверстканың 100 % үтәлүен таләп итеп, вәкил авылда хәрби хәл кертелеүен белдерә һәм 20 кешене кулга ала. Кулга алынганнарны азат итү таләбе Пудов тарафыннан кире кагылганнан соң, 7 февральдә крәстияннәр азык-төлек отрядының бер өлешен юк итәләр һәм, көрәшкә күтәрелергә өндәп, авылларга үз вәкилләрен юллыйлар. Минзәлә гадәттән тыш комиссиясе рәисе М.С.Головин җитәкчелегендә крәстияннәр чуалышын бастырырга килгән отряд тар-мар ителә. Февраль уртасына фетнә Минзәлә өязенең күпчелек волостьларын, Уфа губернасы Уфа өязенең – 10, Бәләбәй өязенең – 22, Бөре өязенең – 15, Казан губернасы Чистай өязенең – 15, Самара губернасы Бөгелмә өязенең 16 волостен чолгап ала. Үзәге Зәй шәһәрендә булган фетнә штабы оештырыла. Аңа элеккеге офицерлардан Никонов, Крапивин, Шимановский, Юсуповский, фельдфебель Милованов керә. Баш күтәрүчеләрнең Чистай-Казан (җитәкчесе Седов), Минзәлә (Милованов), Бөгелмә-Самара (Васякин) «фронтлары» төзелү турында игълан ителә. Архангельский, Акбүре, Петропавловский бистәләре, Аккирәй, Ялантау, Зирекле, Акташ, Бота, Шуган, Тәкмәк, Яңа Чишмә авыллары чуалыш үзәкләренә әверелә. Баш күтәргән крәстияннәрнең анык программалары булмый, алар «Бетсен коммунистлар!», «Яшәсен ирекле сәүдә!», «Бетсен гражданнар сугышы!», «Крәстияннәр хакимияте өчен!», «Бетсен коммунистлар, яшәсен Кызыл Армия!», «Яшәсен большевиклар һәм ирекле сәүдә!» кебек лозунглар белән чыгалар. Фетнәчеләргә каршы Республиканың запас армиясеннән 5 оператив төркем (тулай саны – 6372 штык, 816 кылыч) җибәрелә, алар Чистай, Минзәлә, Бөгелмә өязләре аша Бөгелмә һәм Уфа шәһәрләре юнәлешендә хәрәкәт итә.

«Сәнәкчеләр» фетнәсен бастыру барышында 600 дән артык баш күтәрүче үтерелә, 5235 кеше кулга алына. Бөгелмә өязендә 1276 кешедән торган республика эчке сак хезмәте гаскәрләре баш күтәргән крәстияннәрне җиңелүгә дучар итә. «Сәнәкчеләр» фетнәсенә каршы көрәшкә шулай ук Төркестан фронты гаскәрләре дә тартыла. Март урталарына фетнә тулысынча бастырыла. Баш күтәрүчеләр ягыннан югалтулар – 3 меңгә якын кеше, совет хезмәткәрләре, кызылармиячеләр һәм аларның гаилә әгъзалары арасыннан 800 кеше тәшкил итә.

Әдәбият

Литвин А.Л. Крестьянство Среднего Поволжья в годы гражданской войны. Казань, 1972.

Тагиров И.Р. Очерки истории Татарстана и татарского народа (XX век). Казань, 1999.

Автор – Р.В.Шәйдуллин