Биографиясе

1874 елның 24 сентябре, Оренбург шәһәре — 1930 елның 1 декабре, Казан.

Казан университетының медицина факультетын тәмамлаганнан соң (1897), Тире-венерология клиникасында (Казан), профессор А.Г.Ге карамагында эшли.

1904–1909 елларда Оренбург земство хастаханәсенең терапия бүлеге мөдире.

1911 елда Германиядә фәнни командировкада (тире гистологиясен өйрәнә).

1917 елдан Казан университетында, 1927 елдан дерматовенерология кафедрасы мөдире.

1919–1921 елларда Кызыл Армиядә.

1923–1927 елларда Казан ГИДУВында дерматовенерогия кафедрасы профессоры һәм мөдире.

1930 елда Тире-венерология клиникасы директоры.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре профессиональ дерматозларга, тире туберкулёзына (волчанка), псориазга диагноз кую һәм авыруларны дәвалауга карый.

Пильнов тарафыннан псориазның көчәю стадиясе билгеләре тасвирлана, алар соңрак «Пильнов синдромы» дип атала башлый.

Хезмәтләре  

К вопросу о лечении волчанки (Lupus vulgaris) концентрированным светом по способу N.R.Finsen’a. К., 1904;

К вопросу о заболеваниях кожи в связи с профессиональной работой // Казан. медицина журн. 1925. № 4.

Әдәбият  

Батунин М. М.С.Пильнов: Некролог // Каз. медицина журн. 1930. № 12.