Биографиясе

1922 елның 4 гыйнвары, Воронеж шәһәре — 1981 елның 31 октябре, Казан. Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң (1948), Казан ГИДУВында эшли.

1952 елдан Дзержинск шәһәрендә (Горький өлкәсе) табиб.

1960 елдан Союз дәрәҗәсендәге конструкторлык техник бюросының (Казан) «Медфизприбор» предприятиесендә.

1962 елдан Казан шәһәрендәге 6 нчы хастаханәдә табиб.

1965 елдан Казан медицина институтының Үзәк фәнни-тикшеренү лабораториясендә.

1974 елдан Казан ГИДУВының функциональ диагностика кафедрасы мөдире.

Хезмәтләре йөрәк-кан тамырлары системасы авыруларын тикшергәндә электрокардиограммаларны анализлау ысулларын камилләштерүгә карый. Франк ортогональ системасына яңартулар кертә.

Хезмәтләре

Современные методы исследования в клинике и эксперименте. К., 1975 (автордаш);

Электрокардиографическая диагностика предсердной и желудочковой электросистолии. К., 1978;

Актуальные вопросы ревматизма у детей. Л., 1980.