Европа һәм Азиядә 7 төре үсә.

ТРда бер төре – таҗгөлчә аксирис (А. amaranthoides). Юл буенда, ачык сөзәклекләрдә очрый.

10-60 см озынлыкта, туры сабаклы. Яфраклары тар ланцетсыманнан алып йомыркасыман-ланцет формасында, чиратлашып урнашкан. Чәчәкләре вак, ямьсез. Июль-август айларында чәчәк ата. Җимеше 3-4,5 мм диаметрлы, шома элпә белән капланган орлыкча. Орлыклардан үрчи. Бер үсемлек 3,5 мең орлык бирә.

Чүп үлән.