Биографиясе

1945 елның 20 октябрендә Ворошилов шәһәре, хәзер Приморье краеның Уссурийск шәһәрендә туа.

Шпага фехтованиесе буенча СССРның спорт остасы (1967).

Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң (1968), шунда ук эшли, 1989 елдан эчке авырулар пропедевтикасы кафедрасы мөдире.

1996–1999 елларда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш кардиологы.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре гипертония авыруы патогенезына һәм авыруны дәвалау ысулларына карый. Ослопов артериаль гипертензияне күзәнәк мембраналары халәте позициясеннән тикшерә, кешедәге патологияләрнең мембранага бәйле нигезләрен өйрәнү буенча фәнни юнәлеш булдыра.

ТРда 1999–2009 елларда төп йөрәк-кан тамырлары авыруларының беренчел һәм икенчел профилактикасы программасын төзи, балаларда атеросклероз авыруын фаразлау һәм ишемияне алдан кисәтү ысулларын эшли.

Хезмәтләре          

Изменения глюкокортикоидной функции коры надпочечников у больных инфарктом миокарда, леченных триоксазином и аминазином // Кардиология. 1976. № 7 (автордаш);

Повреждение цитоплазмических мембран и тромбопластинемия при гиперхолестеринемии // Бюл. эксперим. биологии и медицины. 1981. № 6 (автордаш);

Клиническое значение определения ионтранспортных функций клеточных мембран при гипертонической болезни и её церебральных осложнениях // Казан. медицина журн. 2000. № 3 (автордаш);

Общий уход за больными в терапевтической клинике. М., 2004 (автордаш).