Хәзерге ихтиофауна арасында аеруча борынгы төркемнәрнең берсе.

Дөньякүләм фаунада 23 төр; Россиядә – 11, Татарстан территориясендә 5 төре билгеле.

Алар арасында: кереп йөрүчеләр – кырпы (Huso huso), мәрсин (Acipenser gueldenstaedti) һәм гадәти төче су төре – чөгә балык (A. ruthenus).

Каспий, Кара һәм Азов диңгезләре бассейннарында таралган кырпы мәрсин балыклар арасында аеруча зур балык, авырлыгы 1 т га җитә һәм 80 елга кадәр яши. Куйбышев сусаклагычы төзелгәнче, елга режимы шартларында үрчү өчен, Урта Иделгә һәм Камага күтәрелә (1983 елда Кама тамагында 207 кг авырлыктагы ата кырпы эләгә). Идел ГЭС плотинасы төзелгәннән соң (карарга Куйбышев сусаклагычы), уылдык чәчү миграциясе туктый, әмма беренче елларда сусаклагычта әле яшь балыклар тотыла. Кырпы – соң өлгерүче төр, җенси яктан ата затлар 10-12, ана затлар 14-16 яшьтә өлгерә. Үрчемлелеге – 200 меңнән 8 млн.га кадәр уылдык бөртеге. Көчле агымлы чуерташлы урыннарда үрчи. Яшь балыклар бентос белән туклана, олыгайгач ерткычка әвереләләр.

Мәрсин Каспий, Кара һәм Азов диңгезе бассейннарында очрый. 1982 елда Идел-Кама саклаулыгының Саралан участогы янында мәрсин белән чөгә балык гибриды тотыла. Урта Идел шартларында мәрсин 12-15 яшендә җитлегә. Елганың тиз агымлы ташлы урыннарында үрчи. Уылдык чәчкәннән соң, яшь мәрсиннәр Каспий диңгезенә китәләр һәм шунда үсәләр. Куйбышев сусаклагычы төзелгәнче, Каспийдан Урта Иделгә орчыкбалык (A. stellatus) һәм бик сирәк кенә укборын (A. nudiventris) керә. 

Чөгә балык Балтыйк, Ак, Баренц, Карск, Каспий, Кара һәм Азов диңгезләре бассейнында таралган, шулай да Идел һәм Камада аеруча күп. Елгаларның көйләнгән агымы шартларында, нигездә, Куйбышев сусаклагычының Идел һәм Кама плесларында кәсәбәчелек әһәмияте саклана, биредә, агымлы һәм ташлы грунтта, аларга үрчү өчен уңай. Чөгә балыкның иң зур озынлыгы 1 м дан артык, авырлыгы 16 кг га кадәр, 24 яшькә кадәр яши. Чөгә балыкның гадәти литофил һәм сусаклагыч шартларында аерым бер уылдык чәчү урыны юк диярлек. Казан университетының умырткалылар зоологиясе кафедра хезмәткәрләре тарафыннан чөгә балык личинкалары 1970 елларда Пустые Моркваши авылыннан өстәрәк, Идел буе плесында табыла, бу исә анда аларның уылдык чәчү урыннары булуын күрсәтә. 2006 елда уылдык бөртекләре һәм личинкалары Вятка тамагыннан астарак Кама плесында табыла. Чөгә балыкның җенси җитлегүе төрлечә. Ата затларның бер өлеше яшәүнең 3 нче, ана балыклар 4-5 нче елларында җитлегә башлый. Сусаклагыч шартларында чөгә балыкның беренче елларда үсеше елга режимы белән чагыштырганда шактый яхшыра, әмма 1980 еллар уртасыннан үсеш күрсәткечләре кими, бу сулыкларда экологик торышның начар булуы белән аңлатыла. Әлеге төрнең абсолют үрчемлелеге 8,7 меңнән 40,8 мең уылдык бөртегенә кадәр тирбәлә. Чөгә балыкның азык спектры чагыштырмача киң, 49 га кадәр компонентны үз эченә ала, яшь балыклар сусаклагыч шартларында – зоо­планктон, олы затлар хирономид личинкалары һәм моллюсклар белән туклана. Чөгә балык – кыйммәтле кәсәбәчелек төре. 1989 елда Татарстанда 40,5 т га кадәр тотыла, аннан соң кими һәм 2006 елда 0,59 т тәшкил итә. Шул сәбәпле уылдык чәчү урыннарын саклау, тотуны чикләү һәм ясалма үрчетү кирәк.

Кырпы һәм мәрсин ТРның Кызыл китабына кертелгән.