Биографиясе

1923 елның 19 сентябре, Спас кантоны Базарлы Матак авылы — 1989 ел, Казан.

Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң (1945), Төньяк хәрби-диңгез флотында хәрби табиб.

1946 елдан Әлки районының Яңа Салман авылы хастаханәсе табибе.

1958–1977 елларда, 1982–1989 елларда Казан ГИДУВында.

1977–1982 елларда Мордва университетының оператив хирургия һәм топографик анатомия, бер үк вакытта гистология кафедралары мөдире.

Хезмәтләре баш мие һәм баш сөяге яраларын дәвалауга, баш түбәсе сөякләре кимчелекләрен өйрәнүгә карый.

Уйлап табуга 2 авторлык таныклыгы бар.

Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Глухой шов после хирургической обработки осложнённых инфекций ран черепа и мозга // Казан. медицина журн. 1971. № 1; Проекция внутренних органов и сосудисто-нервных образований на наружные покровы тела человека: Учеб. пособие. М.–Л., 1984.

Әдәбият

Казанский ГИДУВ им. В.И.Ленина (1920–1990). К., 1990.