Биографиясе

1962 елның 15 июнендә Казанда туа.

Казан медицина институтын тәмамлый (1985).

1993 елдан Казан шәһәренең 6 нчы клиник хастаханәсендә гемодиализ бүлеге мөдире, 1997 елдан шунда ук, организмны экстракорпораль ысуллар белән чистарту үзәге җитәкчесе.

Бер үк вакытта (1993–2002) алмаш дәвалау алымнары буенча ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы баш белгече.

2002 елдан И.М.Сеченов исемендәге Мәскәү медицина академиясенең даруларны клиник юл белән сынау бүлеге баш белгече.

2005 елдан РМАнең Мәгарифне информатизацияләү институтында (Мәскәү) лаборатория мөдире.

Хезмәтләре сәламәтлекне ныгыту технологияләренә, нефрология, диализ, сәламәтлек психологиясе мәсьәләләренә, сәламәтлекне саклау ысулларын өйрәнүгә карый.

Хезмәтләре       

Влияние информационных технологий на здоровье студентов. Ижевск, 2006;

Здоровьесберегающие аспекты информатизации образования. Ижевск, 2006;

Патофизиология информатизации образования: Санитарно-гигиенические и медицинские аспекты информатизации образования. Ижевск, 2006.