Эчтәлек

1935 елның 23 мае, Кукмара районы Салтык-Ерыклы авылы – 1998 елның 6 сентябре, Казан.

Казан консерваториясенең музыка теориясе һәм композиция факультетын тәмамлый (А.Леман классы, 1962).

1957–1961, 1969–1975 елларда Казан музыка училищесендә, Казан консерваториясендә музыкаль теориясе фәннәрен укыта.

1962–1964 елларда Татарстан китап нәшриятында һәм ТАССР Министрлар Советы каршындагы радиотелевидение комитетында музыкаль тапшырулар редакциясенең өлкән редакторы.

Әхмәтов татар симфониясе үсешенә зур өлеш кертә. «Фәрит Яруллин истәлегенә» симфоник поэмасы композиторга танылу китерә. Аның иҗатында элегрәк тә сурәтләнгән трагик образлар ярдәмендә «Казан» фа минор симфониясендә татар халкының тарихи язмышы темасы (1552 елда Казан ханлыгының яулап алынуы) тагын да үстерелә.

Әхмәтовнең симфоник әсәрләренә тормышчанлык хас («Татарстан», «Сабантуй», бәйрәм увертюралары, инструменталь концертлар һәм башкалар). Камера-инструменталь әсәрләре татар музыка сәнгате стилистикасын һәм образлылыгын баета, татар көйләренең полифоник үсеш алымнары белән кушылуына ярдәм итә. Кыллы квартет өчен партитасында, Тынлы агач музыка уен кораллары өчен квинтетында, кыллы квартетларында композиторның музыкаль фикерләве, кешенең төрле рухи халәтен бирү осталыгы аеруча ачык чагыла.

Әхмәтовнең җыр мирасы гаять бай. Аның моң байлыгы мәхәббәт хисләре белән сугарылган романсларында, лирик җырларында бигрәк тә ачык чагыла. Җырлары моңы, ихласлыгы, тәэсирле интонацияләре белән аерылып тора («Назлы гөлкәем», Я.Кәрим шигыре; Х.Вахитның «Талак, талак» спектакленнән «Гөләндәм җыры»; «Таң йолдызы», М.Ногман шигыре; «Мәхәббәтем эзлим», Д.Камалетдинова шигыре). Күп җырларында традицион темалар авторның иҗади эзләнүләре, яңалык, гармоник буяуларның камиллеге оригиналь интонацияләр белән кушыла.

Әхмәтовнең иҗади стиль үзенчәлеге татар халык музыкасының дөнья музыкаль культурасы принциплары белән кушылуында чагыла. Аның иҗади стилен интонация ягыннан ачык көй төзелеше, оркестр һәм гармоник чараларны җентекле сайлавы, образларның киң диапазонлы – шаян җырлардан алып киң драматик үсешле музыкаль спектакльләргә һәм трагик симфония, камера-инструменталь әсәрләргә кадәр үсеше билгели. Әхмәтовнең әсәрләрен танылган башкаручылар һәм музыкаль коллективлар үз репертуарларына еш кертә.

Композиторның симфоник музыкасын В.Дударова, Ф.Мансуров, Н.Рахлин җитәкчелегендәге төрле оркестрлар башкара.

РСФСРның М.Глинка һәм ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләре лауреаты (1975, 1988).

Аеруча танылган әсәрләре: «Чишмә җыры» исемле симфоник һәм вокаль-симфоник кантата (М.Җәлил шигыре, 1964), «Фәрит Яруллин истәлегенә» исемле симфоник поэма (1969), халык уен кораллары оркестры өчен «Легенда» (1970), «Казан симфониясе» (1976), кыллы оркестр һәм орган өчен «Хатирә» поэмасы (1982), симфоник оркестр өчен «Сабантуй» (1985), фортепиано һәм оркестр өчен концерт (1983), скрипка һәм оркестр өчен концерт (1991), колоратуралы сопрано һәм симфоник оркестр өчен «Ак җыр» (1992) һәм башкалар; камера-инструменталь әсәрләре: кыллы уен кораллары өчен 3 квартет (1960, 1969, 1982), виолончелистлар ансамбле өчен «Уйлану» (1972) һәм башкалар; драма спектакльләренә язган музыка, 130 дан артык җыр һәм романс.

Әдәбият

Латыйпов Ә. Еллар һәм җырлар // Совет мәктәбе. 1976. № 7;

Касаткина Г. Обновление традиций // Советская музыка. 1970. № 10;

Баранкин Е. Фасиль Ахметов // Музыка России. М., 1975. Вып. 2;

Раимова С. Фасиль Ахметов // Композиторы и музыковеды Советского Татарстана. К., 1986;

Сайдашева З. Мир музыки Фасиля Ахметова: От песни к симфонии // В мире татарской музыки. К., 1995;

Шамсутдинова Ф.Я. Фасиль Ахметов. К., 2002.

Автор З.Н.Сәйдәшева