Чиялек культурасының Әҗмәт каберлеге. Чиялек культурасы савытлары

Атамасы Актаныш районы Чиялек авылы янындагы урта гасырлар торулыгына нисбәтле.

Чиялек культурасы истәлекләре беренче тапкыр (1969) Е.П.Казаков тарафыннан тасвирлана һәм мөстәкыйль археологик культура сыйфатында күрсәтелә.

20 дән артык авыллык, 30 дан артык каберлек мәгълүм. Чиялек культурасы халкы башлыча ярымкүчмә терлекчелек белән шөгыльләнгән (атлар һәм мөгезле эре терлек).

Чиялек торулыклары (авыллыклар) территориясендә йортлар, тирмәләр, чумнар, шалашлар һ.б. төрле тораклар, хуҗалык базлары һәм чокырлары, ташлар түшәлгән культ корылмалары калдыклары, бау-тарак тешләре рәвешендәге бизәкләр (Постпетрогром культурасына тартым) төшерелгән, әвәләп эшләнгән савыт-саба, болгар керәч савытлары (һөнәрче түгәрәгендә эшләнгән) һәм металл эшләнмәләр калдыклары табыла.

Такталачык, Әҗмәт һәм Дербёшка каберлекләрендә 500 ләп кабер тикшерелә, аларда, кайбер мәҗүси культлар элементлары белән бергә, мөселман җирләү йоласы башкарылган. Күп кенә каберләрдә алкалар, муенсалар, йөзекләр, Алтын Урда ханнары Үзбәк һәм Җанибәк заманнарына нисбәтле акчалар, мәет битлекләре, балалар каберләрендә җирле угорларга хас бау-тарак тешләре рәвешендәге бизәкләр төшерелгән, әвәләп ясалган яссы төпле савытлар табыла.

Фаразланганча, Чиялек культурасы мөселманлашкан Урал угорлары тарафыннан калдырылган. XIII йөз уртасында Көнбатыш Европадан килгән сәяхәтчеләр П.Карпини, В.Рубрук Чиялек культурасы территориясен — Баскарт, аның халкын венгрларга кардәш паскатирлар дип атыйлар. Соңрак Чиялек культурасы халкы Урта Идел һәм Урал алды төбәгенең төрки телле халыклары арасында йотылган.

Татарстан территориясендә Чиялек культурасы истәлекләре  Актаныш районы Әҗмәт (Әҗмәт каберлеге), Такталачык авыллары, элеккеге Дербёшка штп, Мөслим районы Мәлләтамак авылы тирәләрендә табыла.

Әдәбият           

Казаков Е.П. Чияликская культура: территория, время, истоки // Угры: Материалы 6 Сибир. симп. «Культурное наследие народов Зап. Сибири». Тобольск, 2003; 

шул ук. Угры Восточного Закамья в составе Улуса Джучи // История татар с древнейших времён. К., 2009. Т. 3.

Автор  — Е.П.Казаков