Тарихы

1730 елларда нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда Калмыкова, Старый Климовой Куст исемнәре белән дә искә алына.

1860 елларга кадәр халкы удел крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында Архистратиг Михаил чиркәве (1877 елдан, 1917 елда җимерелә), чиркәү-приход мәктәбе (1891 елда ачыла), тегермән, вак-төякләр кибете; чәршәмбе саен базар үткәрелә. Авыл җәмәгатенең имана җире 1687 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Күтәмә волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Беренче Май, 1963 елның 1 февраленнән – Лениногорск, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Чирмешән районында.

Хәзер – Яңа Элмәле авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Большевик” колхозы оештырыла. 1958 елда Калинин исемендәге колхозда (үзәк утары – Яңа Элмәле авылы), 1963 елда Ильич исемендәге колхоз (үзәк утары – Яңа Элмәле авылы) итеп үзгәртелә, 1996 елдан Ильич исемендәгеавыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли. 2005 елдан “Ильмово” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2008 елдан “Сөлчә” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы башлыча үсемлекчелек, сөт терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1910 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1937 елда – җидееллык, 1960 елда – сигезьеллык, 1993 елда – урта мәктәп итеп үзгәртелә (яңа бина төзелә). Мәктәп каршында 1993 елдан туган якны өйрәнү музее (оештыручылары – С.И.Захаров, Н.П.Овчинникова) эшли.

“Солнышко” балалар бакчасы (1996 елдан), мәдәният йорты (1961 елдан клуб буларак яңа бинада, 2020 елда яңа бина салына), китапханә (1930 еллардан уку өе буларак, 1955 елдан хәзерге статуста, 1961 елдан клуб бинасында, 2020 елдан яңа бинада), Архистратиг Михаил чиркәве (1992 елдан элеккеге балалар бакчасы бинасында, 2012 елдан яңа бинада) бар.

Мәдәният йорты каршында “Ивушки” вокаль ансамбле (1998 елдан. 2019 елдан халык ансамбле, оештыручысы – В.Н.Захарова), “Молодость” хореография (1995 елдан), “Мерчен” фольклор (2000 елдан), “Искра” театр (2017 елдан), “Вдохновение” (2004 елдан) хор коллективлары эшли.

Күренекле кешеләре

Ф.А.Бакунин (1898–1984) – совет хәрби эшлеклесе, генерал-майор, Беренче Бөтендөнья гражданнар һәм Бөек Ватан сугышында катнаша, Ленин, ике Кызыл Байрак, икенче дәрәҗә Кутузов, Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры;

Е.С.Бикулова-Маськина (1964 елда туган) – спортчы (җиңел атлетика), Россиянең спорт остасы, марафонда (2003), 100 км га йөгерүдә (1999) Россия чемпионатының көмеш призеры, 100 км га йөгерүдә Европа чемпионатының өч тапкыр (1994,1998, 1999) бронза призеры;

Н.В.Тузов (1957 елда туган) – философия докторы, сәясәт фәннәре докторы, тарих фәннәре кандидаты.

Халык саны

1782 елда –75 ир-ат;
1859 елда – 732,
1897 елда – 1039,
1908 елда – 1055,
1920 елда – 1256,
1926 елда – 858,
1949 елда – 814,
1958 елда – 790,
1970 елда – 886,
1979 елда – 773,
1989 елда – 603,
2002 елда – 597,
2010 елда – 649,
2020 елда – 569 кеше (чувашлар, руслар).