Биографиясе

1880 елның 17 феврале, Казан — 1958 елның 14 декабре, шунда ук.

Н.А.Миславскийның улы, А.А.Миславскийның оныгы, профессор К.А.Арнштейн шәкерте.

Казан университетының медицина факультетын тәмамлаганнан соң (1904), шунда ук, гистология кафедрасында эшли.

Франциядә фәнни командировкада була (1910–1912).

1914–1917 елларда Кызыл Хачның яра бәйләү отрядлары табибе.

1918 елдан Казан университетында профессор, гистология лабораториясе мөдире, 1921 елдан гистология кафедрасы мөдире, медицина факультеты деканы, уку-укыту һәм фән бүлеге мөдире (1930 елдан Казан медицина институтының гистология кафедрасы мөдире).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре периферик нерв системасы һәм аның вегетатив бүлеге морфологиясенә, секреция морфологиясенә карый. Нерв системасының вегетатив бүлеге нейрогистология өлкәсен өйрәнә. «Имезүчеләр тиресендәге катлаулы көпшәсыман (мерокрин) бизләр гистологиясенә караган материаллар» («Материалы к гистологии сложнотрубчатых (мерокриновых) желёз кожи млекопитающих», 1909) монографиясе авторы. Имезүчеләрнең тире катламындагы кайбер бизләрнең аның тарафыннан өйрәнеп тасвирланган секрет бүлеп чыгару процессы секрециянең «апокрин» тибы дип атала башлый.

Миславский Бөтенсоюз анатом, гистолог һәм эмбриологлар җәмгыятенең Татарстан республика бүлеге идарәсе әгъзасы (1930 елдан).

Бүләкләре

Ленин ордены, Хезмәт Кызыл байрагы ордены, медальләр, ТАССР ЮС Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Хезмәтләре            

К морфологии железистой клетки. Некоторые детали строения клеток почечного эпителия лягушки // Казан. медицина журн. 1913. № 4;

Вопросы морфологии чувствительной иннервации. К., 1958.

Әдәбият           

Забусов Г.И. Профессор А.Н.Миславский и его школа // Казан медицина журн. 1959. № 2;

Проблемы морфологии, патоморфологии и реактивности периферических отделов нервной системы. К., 1961.

Автор — В.Ф.Богоявленский