Оренбург губернасы халык мәгарифе бүлеге органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1923 елда Оренбург шәһәрендә татар телендә нәшер ителә, 1 нче саны 1923 елның 10 февралендә чыга.

«Иптәшләр, яхшы тормыш өчен аң-белем таратуга булышлык итик!» дигән девиз белән басыла.

Актив авторлары — Н.Баймурзин, Н.Надиев.

Төп темалары: халык мәгарифе проблемалары; наданлыкны бетерү юллары; коммунистик идеология нигезендә мәктәптә белем бирүне реформалаштыру; ачлык һәм җимереклек белән көрәш; халык хуҗалыгын аякка бастыру; эчке һәм тышкы сәясәттәге яңалыклар.

Юнәлеше

Фән һәм техника өлкәсендәге яңалыклар турында хәбәрләр, икътисади язмалар басыла.

Әдәбият

Гайнанов Р.Р., Марданов Р.Ф., Шакуров Ф.Н. Татарская периодическая печать (1905–1924): Библиогр. указ. Казань, 1999;

Татар энциклопедиясе. Казан, 2014. Т.4;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.

Автор – А.Ә.Хәсәвнех