- РУС
- ТАТ
Татарстанның Теләче районындагы авыл, Нырсы елгасы буенда, Теләче авылыннан 22 км көньяктарак урнашкан
Казан ханлыгы чорыннан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Шәдче исеме белән дә искә алына.
XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы алпавыт һәм дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.
1850 елларда поташ заводы, мәчет, XX йөз башында мәчет, мәдрәсә, су тегермәне, ярма яргыч, 3 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1673 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Казиле волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Лаеш кантонында.
1927 елның 14 февраленнән – Балык Бистәсе, 1935 елның 10 февраленнән – Теләче, 1959 елның 12 октябреннән – Саба, 1991 елның 4 октябреннән – Теләче районында.
Хәзер – Шәдке авыл җирлеге үзәге.
1930 елда авылда «Марс-1» колхозы оештырыла, 1950 елда «Большевик» колхозына (Шәдке авылы – үзәк утар, 1951 елда аңа Олы Мирәтәк, Югары Мирәтәк авыллары керә), 1997–2005 елларда «Шәдке» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативына үзгәртелә, 2022 елдан «Агролак» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.
Халкы башлыча үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.
1918 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1935 елда – дүртьеллыкка, 1943 елда – җидееллыкка, 1958 елда – сигезьеллыкка, 1985 елда урта (1981 елда яңа бина төзелә) мәктәпкә үзгәртелә; 2000 елда мәктәп каршында спорт комплексы ачыла.
Балалар бакчасы (1960 елдан, 2015 елдан яңа бинада), мәдәният йорты (бинасы 1964 елда төзелә), китапханә (1939 елдан), 2 хоккей коробкасы (2001 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1993 елдан) бар.
Мәдәният йорты каршында «Шатлык» театр (1989 елдан, 2015 елдан халык театры, оештыручысы – Ф.Н.Габдуллина), «Жәүһәр» фольклор (2002 елдан) коллективлары эшли.
Авылның көнбатыш чигендә кабер ташлары табыла – Шәдке кабер ташлары (Казан ханлыгы чоры һәм соңрак дәвер). Авылдан 2,7 км төньяк-көнбатыштарак «Шебулатовский» известьташ чыганагы (1987 ел) урнашкан. Авыл янында төзекләндерелгән «Омет», «Шәдке», «Шарлама» чишмәләре бар.
Г.Г.Галиев (1920-1941) – язучы, татар телендәге китаплар авторы, Бөек Ватан сугышында катнаша, аның исеме белән авылда үзәк урам атала;
С.Н.Низамов (1905–1975) – ТАССР Югары Советы Президиумы рәисе (1952–1959 елларда), Кызыл Йолдыз, беренче дәрәҗә Ватан сугышы, «Почет билгесе» орденнары кавалеры;
Н.Г.Хәсәнов (1941 елда туган) – язучы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, СССР Язучылар берлеге әгъзасы, «Тюлячинские новости» газетасының баш мөхәррире (1992–2001 елларда).
1782 елда – 40 ир-ат;
1859 елда – 503,
1897 елда – 941,
1908 елда – 1040,
1920 елда – 1148,
1926 елда – 976,
1938 елда – 987,
1949 елда – 939,
1958 елда – 882,
1970 елда – 998,
1979 елда – 937,
1989 елда – 798,
2002 елда – 806,
2010 елда – 785,
2020 елда – 643 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.