Биографиясе

1924 елның 20 мае, Семипалатинск шәһәре — 2015 елның 17 ноябре, Казан.

Кыргыз медицина институтын тәмамлаганнан соң (1948), шунда ук, күз авырулары кафедрасында эшли.

1952 елдан 1 нче Мәскәү, Кыргыз (1955 елдан) медицина институтларының күз авырулары кафедраларында.

1966 елдан Казан медицина институтының күз авырулары кафедрасында, 1975–1990 елларда кафедрасы мөдире, 1990 елдан кафедрасы профессоры.

Хезмәтләре глаукоманың барышы, авыруга иртә срокларда диагноз кую, аның төрле формаларын дәвалау һәм кисәтүгә карый. Аккомодация һәм фузия тайпылышларын дәвалау приборы авторы.

Уйлап табуга 3 патенты бар.

Республика офтальмологлар җәмгыяте рәисе (1980–2003).

Хезмәтләре

Флюоресцентная ангиография сетчатки при высокой близорукости // Вестн. офтальмологии. 1975. № 1; 

Определение толерантного давления для ранней диагностики и выбора тактики лечения больных глаукомой // Казан. медицина журн. 1987. № 6.

Әдәбият

Казанский государственный медицинский университет (1804–2004 гг.): Заведующие кафедрами и профессора: Биогр. словарь. К., 2004.