Елның мәгълүм билгеләр буенча (астрономик, календарь, климатик, фенологик һәм башкалар) бүленгән периоды.

Астрономиядә җәйгә кояшның күктә иң озак торышы (21-22 июнь) белән көзге көн-төн тигезлеге (22-23 сентябрь) арасындагы чорны кертәләр. Гадәттә, июнь, июль, август җәй айлары (җәй календаре) дип санала.

Климатик сезон буларак, җәй һаваның уртача тәүлеклек температурасы 15°C тан күтәрелгән датадан башлана һәм 10°C тан төшкәннән соң тәмамлана.

ТР территориясендә җәйнең озынлыгы якынча 3,5 ай – май ахырыннан 15-20 сентябрьгә кадәр.

ТР территориясендә җәйнең климат һәм һава торышы шартлары килеп керүче һава массалары трансформациясе йогынтысында формалаша. Яз белән чагыштырганда, җәен антициклон күренешләре азрак, циклоннар күбрәк кабатлана.

Тулаем алганда җәй җылы һәм еш кына эссе, уртача дымлы, кояш радиациясе күләме зур. Һаваның айлык уртача температурасы июньдә 16,6-17,8°C, июльдә 18,2-20°C, августта 16,4-18,1°C, сентябрьдә 10-11,5°C. Абсолют иң югары температура 37-40°С, иң түбән температуралар июньдә -2 дән -6° ка, июльдә 2 дән -2°C ка, августта 2 дән -3°C ка, сентябрьдә -6 дан -10°C ка кадәр. Сезонда һаваның уртача тәүлеклек температурасы 15°C һәм югары булган чор 84-98 көн дәвам итә (15°C тан югары уңай температуралар суммасы 1510-1720°C тәшкил итә), температура 10°C һәм югары вакыт – 129-142 көн (температуралар суммасы 2060-2270°C). Туфрак өслегендә уртача айлык температура июньдә 20-24°C, июльдә 22-25°C, августта 19-21°, сентябрьдә 11-12°C. Абсолют иң түбән температура июньдә -5°C тан -8°C ка кадәр, июльдә -3°C, августта -4°C, сентябрьдә -12°C.

Җәен ТР территориясендә явым-төшемнәр аеруча көчле. Җылы чорда уртача 18-22 көндә тәүлеклек явым-төшем 5 мм һәм күбрәк була (суык чорда – 4-7 көн). Явым-төшемнәрнең уртача айлык күрсәткечләре июньдә 45-58 мм, июльдә 53-65 мм, августта 46-57 мм тәшкил итә; айлык иң күп явым-төшем – 130-170 мм. Тәүлеклек иң зур явым-төшем 121 мм (1899 елның 29 июле, Казан), 90 мм (1904 елның 26 июне, Минзәлә, 1949 елның 8 августы, Кама Тамагы).

Җәен көнбатыш һәм төньяк-көнбатыш җилләре өстенлек итә. Җилнең уртача тизлеге 3-4 м/с. Җәйге сезонда көчле җилләр (15 м/с һәм күбрәк) уртача 3-4 көн була. Җәйге һава торышының уңайсыз күренешләре – көчле яңгыр, яшенле яңгыр, боз, коры җилләр, корылык. Җылы чорда явым-төшемнәр суммасы 15-20 мм булган (иң күбе 95 мм 1949 елда, Тәтеш) уртача 4-5 көчле яңгыр билгеләнә. Боз еш булмый, җәйгә 1-2 көн, аерым елларда 4-8 көнгә кадәр, әмма игенчелеккә, яшелчәчелеккә, бакчачылыкка һәм башка шактый зыян китерә. Коры, киптерүче җилләр, югары температура һәм һава дымлылыгы чагыштырмача түбән булганда, басу культураларына зарарлы йогынты ясый. Республика территориясендә май-сентябрь айларында акрын коры җилләр – 38-50 көн, уртача коры җилләр – 4-10 көн, бик көчле коры җилләр 3 көнгә кадәр күзәтелә. Корылыклар ешрак май һәм июнь айларында була.