Биографиясе

1896 елның 7 сентябре, Пенза губернасы Парцы авылы — 1970 ел, Чиләбе шәһәре.

Профессор В.Н.Мурат шәкерте.

Казан университетының медицина факультетын тәмамлаганнан соң (1929), Буа кантонының Шонгат хастаханәсе мөдире булып эшли.

1930 елдан Казан медицина институтының анатомия кафедрасында.

1932 елдан Чуаш АССРның Балабаш-Баишево, 1933 елдан Мари АССРның Кожласолинский хастаханәләрендә мөдир.

1939–1940 елларда, совет-фин сугышы чорында, Казан хәрби госпиталендә. 1941 елдан Кызыл Армиядә, 13 нче армиянең 611 нче кыр госпитале ординаторы. 1942 елда тоткынлыкта. 1943 елдан Үзәк фронт сәяси идарәсе карамагында (тикшерү уза). 1943–1946 елларда 1095 нче сортировка эвакогоспиталенең хирургия бүлеге башлыгы.

1947 елдан Казан медицина институтының анатомия кафедрасында, бер үк вакытта, 1949 делан, фельдшер-акушерлык мәктәбендә укыта.

1950 елдан Чиләбе медицина институтының анатомия кафедрасы мөдире, 1969 елдан профессор-киңәшче.

Хезмәтләре эксперименталь морфологиягә, гистология, эмбриологиягә карый.

Бүләкләре

Кызыл Йолдыз ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

К морфологии парасимпатического отдела вегетативной нервной системы тазового сплетения человека и некоторых животных // Тр. Казан. медицина института. 1937. Т. 2;

Результаты экспериментального морфологического изучения иннервации женских половых органов // Архив анатомии, гистологии и эмбриологии. 1938. Т. 19, вып. 3;

К вопросу об иннервации прямой кишки // Архив анатомии, гистологии и эмбриологии. 1939. Т. 20, вып. 2.

Әдәбият          

Алаев А.Н., Сперанский В.С. Зарубежные и отечественные анатомы. Саратов, 1977.