Биографиясе

1874 елның 30 декабре, Казан губернасы, Лаеш өязе Пановка авылы — 1945 елның 22 феврале, Казан.

Профессорлар П.М.Аргутинский-Долгорукий һәм И.Г.Савченко шәкерте.

Казан педиатрлар мәктәбенә нигез салучы.

Казан университетының медицина факультетын тәмамлаганнан соң (1898), университет каршындагы балалар клиникасында эшли, 1911 елдан клиниканың мөдире. 1918–1920 елларда Кызыл Хач җәмгыятенең Томск һәм Иркутскидагы хәрби госпитальләрендә. Иркутск университетында медицина факультетын оештыручыларның берсе.

1920 елдан Казан университетының медицина факультетында балалар авырулары кафедрасы профессоры, 1921–1922 елларда медицина факультеты деканы урынбасары.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре кече яшьтәгеләр физиологиясен һәм патологияләрен өйрәнүгә, ашкайнату системасы авыруларын, диатез вакытында матдәләр алмашы бозылуны дәвалауга карый. Йогышлы авыруларны өйрәнә, дәвалау ысуллары тәкъдим итә. Бордэ таякчыкларының аерымлык билгеләре барлыгын раслый, дипло-стрептококкның үзгә төрен ачыклый, кызамык белән авырганда аңа аерым игътибар ителергә тиешлекне кисәтә. Балаларны дәвалаганда, беренче булып, бума ютәлгә каршы вакцина терапиясе куллана, анемия һәм башка авырулар вакытында кан салуны гамәлгә кертә. Скарлатинага каршы сыркынды ясап куллануны оештыручы һәм башлап кулланучыларның берсе.

Татарстан балалар табибләре җәмгыятен (Бөтенсоюз җәмгыяте бүлеге, 1935) һәм Казанда балалар үлеменә каршы көрәш җәмгыятен (1909–1917) оештыручы.

Бүләкләре

Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.

Истәлеге

1945 елда Казан медицина университетының балалар клиникасына Меньшиков исеме бирелә.

Хезмәтләре         

К бактериологии кори. К., 1906;

О возбудителе коклюша // Русский врач. 1909. № 31;

Новые достижения в области профилактики и серотерапии скарлатины // Казан. медицина журн. 1929. № 1.

Әдәбият                  

Профессор Виктор Константинович Меньшиков. К., 1989.

Автор — В.Ф.Богоявленский