Биографиясе

1897 елның 9 апреле, Витебск губернасы Сураж шәһәре — 1980 елның 2 декабре, Казан.

М.Н.Чебоксаров шәкерте.

Казан университетының медицина факультетын тәмамлаганнан соң (1921), факультет каршындагы терапия клиникасында директор вазифасын башкаручы итеп калдырыла (1932–1935). Бер үк вакытта ТАССР Сәламәтлек саклау халык комиссариатында социаль авырулар бүлеге мөдире.

1935 елдан Казан медицина институтының факультет терапиясе кафедрасы мөдире, 1969 елдан шунда ук профессор-киңәшче. Бер үк вакытта, 1938–1944 елларда, Казан стоматология институтының терапия кафедрасы мөдире.

Бөек Ватан сугышы елларында эвакогоспитальләрдә киңәшче.

1947–1948 елларда ТАССР Сәламәтлек саклау министрлыгы баш терапевты.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре эчке авыруларга диагноз кую, аларны дәвалау һәм кисәтүгә; витаминнарны, ревматизм, ашказаны ялкынсынуы, үпкә патологиясе, бавыр циррозларын өйрәнүгә карый. Малкин, беренче булып, никотин кислотасының дәвалау үзлеген (катехоламиннар эшләп чыгаруга этәргеч булу һәм холестерин алмашын көйләү) исбатлый (1948).

Бөек Ватан сугышы елларындагы берничә хезмәте септик ангинаны өйрәнү өлкәсенә карый.

Ревматизм авырулары вакытында десенсибилизацияләүче терапия ысуллары авторы. Ревматизм һәм коллагенозларны комплекслы дәвалаганда, беренчеләрдән булып, пенициллин куллана башлый.

Бүләкләре

Ленин ордены, Кызыл Йолдыз ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре       

Терапевтические очерки. К., 1952;

Методика применения лечебного питания при болезнях печени. К., 1956;

О лечении язвенной болезни желудка и двенадцатиперстной кишки в условиях сельской больницы. К., 1956.

Әдәбият         

Анисимов В.Е., Краснопёров Ф.Г. Профессор З.И.Малкин. К., 1987.