Ижның сул кушылдыгы.

Озынлыгы 23 км, бассейнының мәйданы 174 км2. Әгерҗе районында Сарапул калкулыгыннан ага. Елга башы Әзи авылыннан 2 км көнчыгыштарак, тамагы Салагыш авылыннан көнбатыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 180 м, тамагыныкы – 55 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 54%. Түбән өлешендә елга тугае сазланган.

Иң зур кушылдыклары Чушкан һәм Сангас (уң кушылдыклар). Елга челтәренең тыгызлыгы 0,46 км/км2. Күбесенчә кар сулары исәбенә туена. Җир асты туендыру модуле елга башында 0,1 л/с·км2 дан түбән агымында 1-3 л/с·км2 га кадәр. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән үзенчәлекле. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 46 мм, ташу вакытындагы су катламы 40 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрельнең беренче ункөнлегендә башлана. Елга ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,036 м3/с.

Язын суы каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 400-500 мг/л.

Елганың су ресурслары сугару өчен файдаланыла.