Биографиясе

1888 елның 8 августы, Казан губернасы – 1938 елның 26 октябре.

Россиядәге өч революциядә катнаша.

1918 елдан Металл эшкәртүчеләр берлеге секретаре һәм Профсоюзларның яшерен советы үзәк бюросы әгъзасы. 1909 елдан Баку шәһәрендә төрле эшләрдә эшли.

1910 елда Париж тирәсендәге Лонжюмо шәһәренә партия мәктәбенә укырга җибәрелә. 1911 елдан Казанда.

Прага партия конференциясе делегаты (1912 ел).

1912 елда кулга алына һәм Вятка губернасына сөрелә.

1914–1917 елларда Россия армиясендә.

1918 елдан – Казан сәнәгать районы профсоюзлары советы рәисе, 1920 елдан – Профсоюзларның Татарстан советы рәисе. 1921–1929 елларда СССР ВЦСПС Президиумы әгъзасы һәм секретаре, СССР Хезмәт һәм Оборона Советында ВЦСПС вәкиле. 1930 елда СССР Халык хуҗалыгы югары советы рәисе урынбасары, 1931–1934 елларда Кавказ аръягы Совет Федератив Социалистик Республикасының эшче-крәстиян инспекциясе халык комиссары һәм ВКП(б)ның Кавказ аръягы край контроль комиссиясе рәисе. 1934 елдан Свердловск өлкәсе буенча СССР Халык Комиссариаты Советы каршындагы Совет контроле комиссиясе вәкиле. СССР БҮБК һәм ҮБК Президиумы әгъзасы.

Репрессияләр чоры корбаны; үлгәннән соң аклана.

Әдәбият

Борцы за счастье народное. Казань, 1967;

Коробейников И.И., Таняев А.П. Александр Догадов. Казань, 1971.