Биографиясе

1899 елның 9 марты, Казан губернасы, Казан өязе Олыяз авылы — 8.4.1963 елның 8 апреле, Яшел Үзән шәһәре.

Укытучылар курсын тәмамлаганнан соң, Казан өязе мәктәпләрендә укыта, үзешчән театрлар оештыруда катнаша. Комсомол ячейкалары оештыру буенча эшләр алып бара, Татарстан комсомолының 1 нче өлкә конференциясендә РКСМ өлкә комитетына сайлана (1920, сентябрь).

1919 елда «Эш», «Кызыл Армия» газеталары белән хезмәттәшлек итә башлый.

1920 елларда Мәскәү журналистика институтында укый, комсомол басмалары: «Кызыл яшьләр» (Казан) газетасы, «Кызыл Шәрекъ яшьләре» (Казан), «Яшь эшче» (Мәскәү) журналларында мөхәррир булып эшли. 1925 елдан «Кызыл Татарстан» газетасы хәбәрчесе, «Крестьян газеты», «Эшче» газетасына, «Кызыл Шәрекъ», «Чаян» журналларына һ.б.га сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы үсеше турында яза.

1941 елның 7 октябрендә, советка каршы милли оешмалар эшчәнлегендә катнашы бар дип, кулга алына (кулга алынганчы «Красный дорожник» артелендә эшли); 1942 елда Красноярск өлкәсенә 5 елга сөргенгә сөрелә.

1948 елда сөргеннән кайта; 1956 елда аклана. 1949 елдан Яшел Үзән шәһәрендә яши.

Иҗаты

Татар театрына багышланган мәкаләләр, спектакльләргә рецензияләр, татар әдәбияты һәм сәнгате үсеше хакында язмалар бастыра. «Театр мәҗмугасы: Татар театрының 20 еллык бәйрәме» (1925), «Татар театры. 1906–1926» (1926) җыентыкларын төзүче.

Әсәрләре

Ураза бәйрәмендә: Комедия 2 пәрдәдә. Казан, 1926.

Әдәбият

Книга Памяти жертв политических репрессий. Казань, 2003. Т. 11.

Автор – Р.А.Айнетдинов