- РУС
- ТАТ
Татарстанның Минзәлә районындагы авыл. Минзәлә шәһәреннән 15 км көньяк-көнбатыштарак, Минзәлә елгасының уң кушылдыгы буенда урнашкан
Авылга 1792 елда нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Гришина, Денисовка исемнәре белән дә билгеле.
1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә. XVIII йөздә – алпавыт Д.Ф.Петров, XIX йөз уртасында алпавыт хатын Суворова милкендә була.
Крепосной хокук бетерелү алдыннан алпавытлар утарында 1416 дисәтинә җир исәпләнә. Бу чорда халкыны төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук киндер эшкәртү, көнлекчелек тарала.
1870 елларда авыл җәмәгатенең имана җире 61 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Минзәлә волостенда. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан Минзәлә районында.
Хәзер Иске Маҗын авыл җирлеге составына керә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.