Составында 56,4% ка кадәр SrO, кушылмалар CaO, BaO бар. Пластина яки призма тибындагы кристаллар барлыкка китерә; бөртекле, алтыкырлы һәм кабыксыман агрегатлар рәвешендә.

Зәңгәр, ак, соры, алсу һәм башка төсләрдә була. Пыяласыман ялтыравыклы. Катылыгы 3-3,5, тыгызлыгы 4 г/см3.

Утырма токымнарда: гипс, таш һәм калий тозларында, известьташларда һәм башкалар; гидротермаль тамырларда, җир өстенә чыккан тау токымнары куышлыкларында очрый. Чыганаклар хасил итә.

Целестин – стронций алуда төп руда.

Татарстан территориясендә целестин чагылмалары Иделнең уңъяк ярындагы югары Пермь доломитларында табыла.