Юылмаучы су режимы шартларында башка төр туфраклар белән бер комплекста хасил булалар.

Катырлану (тозлану) процессы нәтиҗәсендә туфрак эремәсеннән яки грунт суларыннан керүче натрийның (йотылу күләменең 10-15 тән 70% ына кадәр) туфрак-йотылу комплексында туплануыннан барлыкка килә.

Катыр туфраклар профилендә кара көрән төстәге, кырлары ялтыравыклы чикләвексыман бүлемтекләргә җиңел таркалучы баганасыман төзелешле катыр горизонт B1 билгеләнә; үзле, ябышучан һәм дымлы халәттә күперүчән, коры халәттә үтә тыгыз һәм каты булуы белән аерыла.

Татарстан территориясендә кара туфраклар белән бер комплекста, башлыча, Кама аръягы районнарында, Көньяк-көнчыгыш Идел алдында очрый. Гомуми мәйданы 3,2 мең га.

Калын булмаган гумуслы горизонт, гумус, азот, көлле элементларның аз булуы белән характерлана, реакциясе селтеле. Катыр туфракларда соданың булуы үсемлекләргә зыян сала.

Тулы мелиорация үткәргән очракта (гипслау, органик һәм минераль ашламалар кертү) авыл хуҗалыгы культураларын үстерергә мөмкин.