Биографиясе

1848 елның 16 августы (?), Казан губернасы, Лаеш өязе Алан-Полян авылы – 1893 елның 3 феврале, шул ук өязнең Үри авылы.

Татар милләтеннән, дәүләт крәстияннәреннән.

1864 елдан Казанда яңа ачылган Үзәк керәшен татарлар мәктәбендә укый. 1867 елдан Я.Е.Емельянов Үри авылында Изге Гурий борадәрлеге мәктәбендә, 1873 елдан Казанда Үзәк керәшен татарлар мәктәбендә, 1874 елдан Әрнәш авылында Изге Гурий борадәрлеге мәктәбендә укыта (анда дьякон да булып тора). 1880 елдан – Юкәче авылында, 1882 елдан – Югары Чура, 1888 елдан – Үрәс-Учи (хәзерге Танькино), 1891 елдан Үри Чаллысы авылларында поп була.

Иҗаты

Шигырьләрен мәктәптә укыган елларда яза башлый.

Кириллицада басылган «Стихи на крещёно-татарском языке. Дьякон Я.Емельянов стихлары» (1879 ел; 2 нче басма, 1888 ел) дип исемләнгән бер үк исем астындагы ике шигъри җыентык авторы. Һәр җыентыкта 12 шәр шигырь, шуның 7 се кабатлана. Арада иң уңышлысы саналган «Ярлы тормыш» шигырендә крәстияннәрнең авыр көнкүреше тасвирлана. Бу тема шигырьләренең күбесендә чагылыш таба.

Социаль тигезсезлек, кешеләрдәге шөһрәт ярату, карунлык, икейөзлелек һәм башка кимчелекләр шагыйрьне рәнҗетә («Олысыманлык», «Әләк», «Саран бай» һ.б.). Я.Е.Емельянов кабиләдәшләренең наданлыгы турында әрнеп яза, керәшеннәр арасында киң таралган им-том итүдән көлә («Күремчене хөрмәтләү»). Шуңа да карамастан, Я.Е.Емельяновның лирик герое тормышка оптимистик карашта, авырлыкларга түзем, якты киләчәккә өмет белән карый. Шагыйрь укучыны яхшылыкка, ярдәмчел булырга өнди.

Аерым шигырьләрендә православие динен мактый («Ходай сине илдән алган», «Саташканны уяту»). Бу исә рухи остазы Н.И.Ильминскийның көчле йогынтысы белән аңлатыла. Кайбер шигырьләре рус шагыйрьләре, аерым алганда, И.С.Никитин шигырьләренең тәрҗемәсе яки күчермәсе булып тора.

Я.Е.Емельяновның шигъри теле, кагыйдә буларак, сөйләм теленә якын, аңа фольклор традицияләренә нигезләнгән шигырь төзелеше хас, мәсәлән, шагыйрь еш кына «ялгау» алымын файдалана (шигъри юлның яки строфаның соңгы сүзе киләсе шигъри юлның яки строфаның башында кабатлана). Шигырьләрендә сюжетлылык өстенлек итә.

Әсәрләренең аһәңлеге һәм көйлелеге өчен Я.Е.Емельяновны халык арасында «җырчы Җәкәү» дип йөрткәннәр.

Әсәрләре

Татар мәгърифәтчелек әдәбияты. Казан, 1979;

Татар поэзиясе антологиясе. Казан, 1992. 1 кит.

Әдәбият

Глухов М. «Егылмас иде сыналган җан...» // Казан утлары. 1973. № 3;

Татар әдәбияты тарихы. Казан, 1985. 2 том;

Фәйзуллин Р. Шагыйрь, поп һәм якташ // Казан утлары. 1998. № 10;

Гайнуллин М.Х. Татарская литература XIX в. Казан, 1979;

Сафин С. Гражданским духом осиянный // Аргамак. 1998. № 5/6.

Авторлар – Х.Й.Миңнегулов, Е.В.Липаков