Административ-территориаль буйсынуы

1920 еллар ахырында нигезләнә.

Нигезләнгән вакыттан – ТАССРның Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тәтеш, 1938 елның 4 августыннан – Олы Тархан, 1959 елның 12 октябреннән – Тәтеш районында.

Хәзер – Олы Тархан авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1928 елда «Кызыл Мәмәй» колхозы оештырыла. 1931 елдан авылда – «Эшчән» колхозы (үзәк утары – Олы Тархан авылы), 1943 елдан – яңа оешкан мөстәкыйль Ленин исемендәге колхоз, 1950 елдан – «Эшчән» (үзәк утары – Олы Тархан авылы), 1963 елдан – «Алга» (үзәк утары – Бакырчы авылы), 1970 елдан «Татарстан» (үзәк утары – Олы Тархан авылы) колхозлары эшли.

Күренекле кешеләре

И.Г.Мостафин (1940 елда туган) – генерал-майор.

Халык саны

1949 елда – 184,
1958 елда – 102,
1970 елда – 70,
1979 елда – 39,
1989 елда – 6,
2002 елда – 1 кеше (татар),
2010 елдан даими яшәүче юк.