Биографиясе

1903 ел, Саратов губернасы, Кузнецк районы Татар Кынадысы авылы — 1996 ел, Казан.

1929 елда Казан университетын тәмамлагач, Әтнә районында эшли: Күлле Киме хастаханәсендә 1930 елдан табиблек амбулаториясе мөдире, бер үк вакытта район башкарма комитетының сәламәтлек саклау бүлеге мөдире.

1932 елдан Казан ГИДУВының туберкулёз авырулары кафедрасында.

1936 елдан Казан туберкулёз институтының клиника бүлеге ассистенты.

1939 елдан Казан медицина институтында туберкулёз курслары укыта, бер үк вакытта 1947 елдан Казан туберкулёз диспансеры директоры.

Тикшеренүләре туберкулёз китереп чыгаручы бактерия полиморфизмы өлкәсенә һәм туберкулёз аллергиясенә карый.

Кутуева  — Татарстанда туберкулёз белән авыручыларга диспансер хезмәтен оештыручы. Ул туберкулёз авыруларын «зәңгәр таякчыклар» вакцинасы белән дәвалауның отышлылыгына клиник күзәтүләр үткәрә.

Хезмәтләре

Кожная аллергия и полиморфизм возбудителя туберкулёза // Казан. медицина журн. 1934. № 9 (автордаш).