Биографиясе

1862 ел, Казан губернасы, Казан өязе Битаман-Ювас авылы – 1917 елдан соң.

Казан сәүдәгәрлегенә 1897 елда языла.

 Мануфактура һәм тимер-томыр белән сату итә, Печән базарында өч кибет тота (еллык акча әйләнеше 1 млн сум тәшкил иткән). Казан шәһәр думасы гласные булып сайлана.

1907–1912 елларда «Казан шәһәре мөселманнары хәйрия җәмгыяте»нең идарә әгъзасы, 1 нче шәһәр рус-татар училищесенең тышкы идарәчесе.

Казан өязе Суыксу авылы мәчете төзелешенә акчалата ярдәм күрсәтә (1906 ел).

Әдәбият

Салихов Р.Р., Хайрутдинов Р.Р. Памятники истории и культуры татарского народа (конец XVIII – начало XX веков). Казань, 1995.

Авторлар – Р.Р.Салихов, Р.Р.Хәйретдинов.