Биографиясе

1948 елның 31 декабрендә Казан шәһәрендә туган.

Уфа сәнгать училищесен тәмамлый (1968). 1976 елдан Мәскәүдә яши.

Рәссамнар берлеге әгъзасы (1977).

2000 елдан Мәскәүдәге «Рәссам» татар-башкорт рәссамнарының иҗат берлеге вице-президенты.

Париж халыкара «AJSAP» фән һәм сәнгать академиясенең хакыйкый әгъзасы (2008). Халыкара язучылар һәм публицистлар ассоциациясе әгъзасы (Рига, 2007).

Иҗаты

М.М.Саттаровның иҗат потенциалы портрет жанрында тулы ачыла; шулай ук пейзажлар, натюрмортлар, сюжетлы картиналар өлкәсендә нәтиҗәле эшли, аларга иҗади күрү үзенчәлеген өсти. М.М.Саттаровның сәнгать теле стилендә 2 төп тенденция ачыла: романтик рух, саргылт-кызыл төсмерләр өстенлек иткән якты төсләр палитрасы файдаланылган җиңел, орфия һавалы нәкышь; фотореализм элементлары булган, төсләр һәм фактура белән баетылган нәкышь.

Майлы буяу һәм темпера белән эшли. Уфа чорына караган беренче әсәрләре (1970 еллар), башлыча, тематик картиналар («Балачак турында хатирәләр» сериясе, 1971–1976), портрет («Актёр Е.Логвинов», 1978; «Саңгырау рәссам», 1979), пейзаж («Борынгы Рига», «Апрель», икесе дә – 1975), пейзаж-натюрморт (кошлар сериясе), натюрморт (чәчәкләр һәм «кипкән букетлар» сериясе, 1976) жанрларында иҗат ителгән.

М.М.Саттаровның Заполярье табигатенең кырыс һәм романтик гүзәллеген чагылдырган 1980 еллар пейзажлары («Арктика», «Диксон. Җәй», «Карск диңгезе яры», 1986–1989) экспрессионизм стилендә башкарылган. Шул ук елларда геологларның, газ сәнәгатендә эшләүчеләрнең, төзүчеләрнең кыю образлары гәүдәләндерелә («Командор», 1981; Уренгой–Помары–Ужгород газ үткәргече эшчеләре Р.Саттаров, В.Можаров, Х.Газизов һ.б.ның портретлары циклы).

Соңрак М.М.Саттаров Швеция, Дания, Исландиядә була, «Атлантиканың бозлы утраулары» циклын, «Исландия айсберглары» сериясен иҗат итә (икесе дә – 1997). 1980 еллар ахырында рәссам пейзаж фонында гәүдәләнгән портрет һәм ялангач хатын-кыз натурасына мөрәҗәгать итә («Якты өметләр образы», 1989; «Ялгыз акчарлак авазы», 1991). Дәүләт һәм сәясәт эшлеклеләре портретларын иҗат итә: Дания королевасы Маргрете II, Россия премьер-министры В.С.Черномырдин (икесе дә – 1997), Мисыр Президенты Х.Мөбарәк (1999), Россия Президенты В.Путин (2002), Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте мөфтие Р.Гайнетдин, Франция Президенты Ж.Ширак (икесе дә – 2004), Татарстан Президенты М.Ш.Шәймиев (2005, 2006) һ.б. Натурадан төшерелгән портретлар (балерина Л.Н.Зотикова, 1988; хатыны, 1991; җырчы Диларом, кардиохирург Р.Акчурин, 2000 еллар һ.б.) авторы.

М.М.Саттаровның станлы графикасына карандаш белән ясалган рәсемнәре («Шәрык аһәңе», «Шаморгта җәй», икесе дә – 1996; «Улым белән хатыным портреты», 2001) керә.

Күргәзмәләре

Бөтенроссия – «Совет Россиясе» (Мәскәү, 1975); халыкара – Швеция (1981), Тунис (1984), Венгрия (1985), Франциядә (1999–2001) рус сәнгате; «Мәскәү – тынычлык шәһәре» халыкара сынлы сәнгать (2003–2006) күргәзмәләрендә катнаша. Шәхси күргәзмәләре Мәскәүдә (1979–2005 елларда 10 күргәзмә), Штутгартта (Германия, 1985, 1988), Хельсинкида (Финляндия, 1988, 1989, 1990, 1996), Казанда (1988, 2005, 2011), Стокгольмда (Швеция, 1989), Мюнхенда (Германия, 1992), Женевада (Швейцария, 1993) һ.б.да уздырыла.

Әсәрләре Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, М.В.Нестеров исем. Башкорт сәнгать музеенда, Владивосток, Көньяк Сахалин картиналар галереяларында, Россиядәге һәм чит илләрдәге шәхси тупланмаларда саклана.

Бүләкләре

М.М.Саттаров Дали исем. Бөтендөнья альянсының алтын медале (Испания, 2007), Халыкара иҗат академиясенең Н.И.Сац алтын медале (2009), М.Ломоносов, Изге бөек кенәз Дмитрий Донской һәм изге игумен Сергий Радонежский, 3 нче дәрәҗә Бөек Пётр, «Малахит йолдыз» орденнары белән бүләкләнә; Европа сәнгать берлегенең «Көмеш тәлинкә» призы иясе (Прага, 2008).

Әдәбият

Ртищева Л. С юношеской увлечённостью // Художник. 1977. № 1.

Карпов В. Открытый мир Мансура Саттарова // Наш изограф. 2001. №4.

Мансур Саттаров. Открытый мир: Альбом. М., 2006.

Автор – Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова